Ютазы районында тиздән яшьләр телеканалы барлыкка киләчәк

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Бу хакта сөйләшү яшь буын вәкилләре белән кичә узган очрашуда булды.

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Артур Хисмәтуллин Балалар район думасы вәкилләре белән уздырган түгәрәк өстәл артында районда яшьләр тормышын мәгънәлерәк һәм кызыклырак итү максатында төрле чаралар уздыру турында киңәш-табыш корды. Шул эшләрнең берсе – Солнечный микрорайонындагы Яшьләр паркын тәртипкә салу. Яңа карьер буенда пляж оештыру – шулай ук якын киләчәккә билгеләнгән бер бурыч. Менә шушы һәм башка чараларны халыкка җиткереп бару өчен район яшьләре үз телеканалларын булдырырга тели дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International