Районның чаңгы спортына моннан утыз бер ел элек тренер булып Таһир Гыйздетдинов килгәннән бирле без үзебезнең спортчыларыбыз, алар ирешкән казанышлар белән мактанып яшибез.
Тренер эшчәнлеген Таһир Гыйздетдинов Ютазы мәктәбен тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң башлый. Ул Волгоград дәүләт физик культура институтын тәмамлый. Республика һәм бөтенроссия ярышларында күп тапкыр чемпион һәм призер булган тренер республика һәм Россия күләмендә узган чемпионат һәм беренчелекләрдә катнашып, җиңү яулаган һәм призер булган 400дән артык спортчы тәрбияли.
“Олимп” спорт комплексы тренер-укытучысы Таһир Гыйздетдиновның спорт мәктәбен узган балалар саны бихисап. Аларның бүген күбесе үзләре инде әти-әниләр, әби-бабайлар һәм алар балаларын, оныкларын үз тренерларына алып килә. Физик үсеш алыр өчен генә түгел. Яшь буында спорт сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, Таһир Вагыйзь улы аларда яман гадәтләргә тартылу теләген дә кисәтүне максат итеп куя. Чөнки бу ике төшенчә берничек тә бер-берсен тулыландыра алмый. Хәзерге вакытта аның кул астында утыздан артык чаңгычы шөгыльләнә. Моннан тыш, ул башлагыч сыйныфларда укучы 18 баланы да үз канаты астына алган. Малайлар һәм кызлар атнага алты тапкыр шөгыльләнә. Балаларның иртәсе җиденче яртыда физзарядкадан башлана. Дәресләрдән соң төп тренировкалар уза.
Үткән ел ахырында Ютазы районы чаңгычылары ирешкән уңышларны күзәтеп барган республика Хөкүмәте аларга заманча эшләнгән модульле чаңгы базасы бүләк итте. Бу аларга, әлбәттә, күңелле сюрприз булды, чөнки чаңгычыларның моңа кадәр уңайлы базасы юк иде. Уңышлы эшчәнлек күпчелек Таһир Гыйздетдиновның шәхси энтузиазмына бәйле булды. Шуңа карамастан, ул күп сандагы чемпионнар һәм призерлар тәрбияләгән тренер.
Таһир Вагыйзь улы спорт белән шөгыльләнүче өлкәннәне дә хуплый. Ютазы авылында, аның әйтүенә караганда, салынган бик күп трассалар бар. Аларның кайберләрен кешеләр инде илле ел таптый. Спортка тартылган һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы авылдашлары өчен ул үз тәрбияләнүчеләре белән бергәләп махсус трасса ясаган. Мондый сәламәтлек сукмаклары авыл пенсионерлары арасында бик популяр, ди ул.
Таһир Гыйздетдиновның казанышлары Чаңгы ярышлары федерациясенең, республика Спорт һәм Яшьләр сәясәте буенча министрлыкларының, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның күп санлы мактау грамоталары белән билгеләнгән. Әмма алар арасында иң кыйммәтлесе – ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның мактау грамотасы. Тренер эшчәнлегендә ирешкән уңышлары өчен аңа “ТР физик культура һәм спорт отличнигы” исеме бирелгән.