Якташыбыз, академемик Мирфатыйх Зәкиевка - 90 яшь

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда, 25 апрельдә, “Музейлар язы – 2018” акциясе кысаларында, академик, профессор, филология фәннәре докторы Мирфатыйх Зәкиевнең бертуган сеңлесе, ветеран укытучы, халык мәгарифе отличнигы Алена Яркәева белән очрашу узды.

Чарада Кәрәкәшле мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты. Алена Яркәева очрашуда катнашучыларга абыйсының авыр балачагы хакында, шулай булса да, югалып калмавы, тырышып эшләве һәм укуы, нәтиҗәдә зур уңышларга ирешүе турында сөйләде. Музейда шулай ук бөек галим Мирфатыйх Зәкиевнең фәнни эшчәнлегенә багышланган күргәзмә  оештырылды, дип яза музей хезмәткәре Миләүшә Кәримова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International