Тукай безнең йөрәкләрдә

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда, 26 апрельдә, бөек әдибебез Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән кичә узды.

Чарада катнашкан Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, рәсемнәрен якладылар. Шулай ук бу көнне музейда уздырылган “Музейлар язы – 2018” акциясенә йомгак та ясалды. Акциядә актив катнашкан сыйныф җитәкчеләренә мактау грамоталары, укучыларга тәмле призлар тапшырылды. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International