Бүген сәнәгатьчеләр үз предприятиеләрендә эшләп, лаеклы ялгы чыккан өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм оештырды – май бәйрәмнәре алдыннан мондый сагышлы да, тантаналы да булган чараны уздыру бирелдә урнашкан күркәм гадәтләрнең берсе.
Кунакларны “Электросоединитель” җәмгыяте генераль директоры Рәшит Нәбиуллин сәламләде. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, өлкән буын вәкилләре узган авыр юлларны искә алып, алар алдында яшь буынның түләп бетергесез бурычлы булуын ассызыклады. Моннан өч ел элек сәнәгатьчеләр үз предприятиеләрендә эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарының исемен уеп язып, үз территорияләрендә һәйкәл ташы урнаштырган иде. Әлеге истәлекле урынга чираттагы тапкыр тере чәчәкләр ятты.