Район балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссиянең кичә узган утырышында аның әгъзаларына төрле вәзгыятьне тикшерергә туры килде.
Торак пунткларның берсендә яшәүче сабый, өлкәннәрнең ваемсызлыгы аркасында, кайнар чәйгә пешеп, тән яралары алган. Ике малай велосипедта йөргәндә юл кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген онытып җибәргән. Ике әти-әнинең адекват булмаган тәртибе дә балалар язмышы өчен борчылырга мәҗбүр итә. Көн кадагына куелган һәр административ беркетмәгә карата тиешле каралар кабул ителде.