Урыссулы Рәхимә Гәрәй кызы Әхмәдиевага – 90 яшь

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Урыссу бистәсендә гомер итүче хезмәт ветераны Рәхимә Гәрәй кызы Әхмәдиевага бүген 90 яшь тулды.

 

Матур табигатьле Каклы Күл авылында туа ул. 1942 елда кызны Саба районына урман кисүгә җибәрәләр.  Юбиляр, ул көннәрдән соң бик күп сулар акса да, әлеге авыр чорны бүгенгедәй хәтерли. Рәхимә апа яшьтән үк бик үткер һәм чая була. Менә шушы сыйфатлары аңа Бәйрәкә авылы мәктәбендә укуын дәвам итәргә ярдәм итә дә. Урта белем алган кыз Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлый. Лаеклы ялга ул Урыссуның 5 санлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп чыга.

Тыл хезмәтчәне Рәхимә Гәрәй кызы Әхмәдиеваны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район ветераннар советы әгъзасы Вячеслав Сибагатов, балалары һәм оныклары тәбрик итте. Озын гомерле якташыбызны Россия Президенты Владимир Путин да котлау телеграммасы суккан булып чыкта. Юмор хисе белән яшәүче ветеран Илбашлыгын киләсе юбилеена килеп котламас микән дип елмаеп кабул итте бүләкләрне. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International