Район башлыгы Рөстәм Нуриев бүген сугыш ветераны Мөкәтдис Гали улы Нәфыйков йортында булды

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Мөкәтдис ага тумышы белән Каразирек авылыннан. Сугышка кадәр ул колхозда хезмәт куя. 1944 елның көзендә егет совет армиясе сафларына чакыртыла һәм ул Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәүгә җиде ел гомерен багышлый. Мөкәтдис ага төрле тармакларда эшләп, лаеклы ялга тимер юл хуҗалыгыннан чыга. Тормыш иптәше Синара Ханнан кызы белән алар 67 ел тигез никахта яши, биш бала тәрбияләп үстергән ир белән хатын бүген дә бер-берсенең кадерен белеп гомер итә.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев Нәфыйковларны район тормышы белән таныштырды. Солнечный микрорайонында калкып чыккан яңа мәктәп турында горурланып сөйләде. Элекке электр станциясе территориясендә яңа җитештерү тармагы оешачагын да хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International