Район башлыгы Рөстәм Нуриев бүген сугыш ветераны Хөснулла Галимулла улы Галимуллин янында булды.. Хөснулла ага Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Бөек Җиңү бүләк иткән 9 Майдан соң төгәл өч ай узгач, 9 августта, ул Япониягә каршы көрәшкә ташлана. Карт артиллерист фронт буйлап атлаган һәр көнне, һәр яуны бүгенгедәй хәтерли. Әйе, онытырга мөмкин түгел еллар. Рөстәм Мидхәт улы һәм Хөснулла Галимулла улы бүгенге тормыш турында да әңгәмә кордылар. Район башлыгы ветеранны борчучы сораулар белән кызыксынды.