Урыссулылар, Бөек Җиңү көнен бәйрәм итеп, вальс әйләнде

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Халык, Бөек Җиңү бүләк иткән 9 майны бәйрәм итүне дәвам итеп, кичтән янәдән район мәдәният йорты мәйданында җыелды.

Алар өчен биредә тынлы уен кораллары оркестры уйнады. Инде озак еллар дәвамында сакланып килеп, халык күңелендә җылы бер урын тапкан сугыш темасына багышланган көйләр бу кичне аеруча да сагышлы яңгырый кебек тоелды. Аяклар үзеннән-үзе түгәрәк эченә, вальс әйләнергә атлады. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Маски” һәм “Шаян” театр студияләре сәхнәләштергән “Вакыт машинасы” постановкасын халык тын да алмый күзәтте. Җирле артисталар шулкадәр үз рольләрен килештереп уйнады, мөгаен, күпләрнең күзләрен ирексездән яшь элпәсе каплагандыр.

Бәйрәм кичен район мәдәният йорты солистлары, иҗат коллективлары дәвам итте. 9 Май Җиңү салюты белән тәмамланды.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International