Уңышлылар эшләрен уңышлы алып бара

2018 елның 15 мае, сишәмбе

“Уңыш” җәмгыятендә иртә культураларның 70 проценты чәчелеп беткән.

Механизатор Радил Игъдисламов 80 гектарлы кырда бодай чәчүне соңгы гектарларда алып бара. Ай башында гына базага кайтып җиткән өр-яңа тракторда Фәнил Мәҗитов әле узган атнада гына культивациядә мәшгуль булса, бу атнада инде ул арпа чәчә. Илмир Мәрданшин иң авыр участокларның берсендә бодай өчен җир әзерли. Җәмгыятьтә рапс, көнбагыш, борчак чәчүне тәмамланган. Һава торышы уңай торган очракта, берничә көн эчендә иртә культуралар чәчүне тәмамлаячакбыз, дип хәбәр итте хезмәт коллективы җитәкчесе Айнур Әхмәдиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International