Район балалары сурәтләрендә – тыныч тормыш

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре малайлар һәм кызлар өчен “Асфальтта сурәт” бәйрәме оештырды.

Хокук бозу очракларын кисәтү максатында узган чарада балалар табышмакларга җавап эзләде, әйтемнәр ярдәмендә яхшыны яманнан аерырга өйрәнде, юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, алар чисталык һәм тәртип темасына да әңгәмә корды. Командаларга бүленеп, асфальтка рәсем төшерү мизгелен зур түземсезлек белән көтеп алган балалар бердәм булып эшкә тотынды. Куллардагы акбурлар күзгә күренеп кимеде – җирдә нурларын тирә-якка сибүче кояш, салават күпере, бәхетле балалар яши торган күп катлы йортлар барлыкка килде. Сәхнәгә күтәрелгән “Грация” иҗат коллективына кушылып малайлар һәм кызлар флешмоб биеде, татлы бүләкләр кабул итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International