Ютазы районының җиңел атлетлары – “Энергия” стадионында

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Узган шимбә иртәсендә сәламәт яшәү рәвеше алып баручы ютазылылар “Энергия” стадионының йөгерү сукмагында очрашты.

 Һәвәскәр спортчыларны район яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы Артур Хисмәтуллин сәламләде. Яшь категорияләре буенча узган ярышны 18 яшькә кадәрге үсмер малайлар һәм кызлар башлады. Аларны 30 яшькә кадәрге ир-егетләр һәм хатын-кызлар алмаштырды. Ярышлар, шулай ук, 40, 50 яшькә кадәрге һәм 50 яшьтән соңгы хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International