Ташкичү авыл җирлеге халкы зиратларда өмә ясый

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Изге Рамазан аеның беренче ял көннәре аеруча саваплы узды -  Кече Урыссу һәм зираты гына калган Баланлы авылларында төп йортларыбызда өмәләр үтте.

Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез бит. Баланлыда кендек каны тамган Тәкъсин ага Хәнипов: «Эх, кеше әз булды, әллә никадәр эш башкарган булыр идек. 2 июньдә тагын оештырып карасак, күбрәк эш башкарып булмас микән?” - дип әйтеп куйды өмәдән кайтышлый. Димәк, безне алда тагын да саваплы эшләр көтә, битараф булмыйк әле, милләттәшләр!

Сер түгел, халыкны кузгатуы елдан-ел авырлаша бара, гәрчә өмәләр оештырылуы турында игъланнар ике атна алдан эленеп торса да. 170 хуҗалык исәпләнгән Кече Урыссу авылыннан өмәдә нибары кырыкка якын кеше катнашуы уйланырга мәҗбүр итә. Югыйсә типсә тимер өзәрдәй гаярь ир-егетләр текә-текә машиналарына утырып, әби-бабалары янына мунчага кайталар, тузанга баткан машиналарын да “юындырып” китәргә онытмыйлар. Ә менә изге урынга барып, әрвахлар алдында изге бурычларын үтәргә оныталар. Баланлы зиратында эшләгән 82 яшьлек Гаяз бабай алдында оят. Кунакка кайтып, “Зиратларда тәртип юк,” – дип тырнак астыннан кер эзләүче авылдашларның күңеленә тимәс микән бу язам бу юлларны. Бәлки, зиратта булачак өмәләргә кулларына эш коралы тотып килүчеләр саны күбрәк булыр?

Ташкичүлеләрне искә алмасам, үпкәләрләр. Бу авылның өлгер егетләре өмәне май башында ук уздырдылар. Наил Заһртдинов кебек әйдәманнар, Ришат, Фаиз, Азат, исемнәре  аталмаган башка авылдашлар тырышлыгы бәрабәренә зиратлары ялт итеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International