Кояшлы май иртәсенең бер көнендә 3 нче санлы Урыссу мәктәбенең көләч йөзле балалары, бәхетле ата-аналары “Гаилә бәйрәменә” җыелды. Әлеге чараның төп максаты-гаилә һәм мәктәп арасындагы элемтәләрне якынайту, күркәм гаиләләр белән танышу,миһербанлык,ихтирам хисләре тәрбияләү иде.Бәйрәмдә өч гаилә катнашты:Мәрдановлар,Ярковлар,Гыйльметдиновлар гаиләләре.Һәрбер гаилә үзләрненең гаилә традицияләре белән таныштырды,педагогик ситуацияләр чиште.Зирәклектә, җитезлектә, тапкырлыкта сыналдылар.Балалар гаилә эмблемалары ясаган арада, ата-аналар блицтурнирда да катнаштылар. Бәйрәм Валиева Ильвина, Яркова Камилла башкаруындагы дәртле җырлар белән үрелеп барды.Шулай итеп,Ярковлар гаиләсе “Иң музыкаль гаилә”,Гыйльметдиновлар гаиләсе “Спорт сөюче гаилә”, Мәрдәновлар гаиләсе “Иң иҗади гаилә” номинацияләрендә дипломнар белән бүләкләнделәр.Әлеге чараны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хәмидуллина Алсу Тәкъсин кызы, Гарипова Зөлфирә Хөсәен кызы,Зарипова Рәмилә Камил кызы әзерләде.