Район ветераннары “Өлкән буынга – актив озын гомер” проектына кушылды

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова бүген Акбаш авылы җирендә күрешкән хезмәттәшләрен сәламләп, әлеге дәүләт проекты максатын хәбәр итте.

Ул пенсионерларны актив ителлектуаль, иҗади, җәмәгать эшенә җәлеп итүне үз эченә алган. Безнең район ветераннары болай да җәмәгать эше белән актив шөгыльләнә. Аларга берникадәр хәрәкәт җитми. Шуңа күрә өлкәннәр район авыллары тарихы, аның табигать дөньясы белән якыннан танышып, күренекле урыннарында булып, үз гомерләрен озынайту күпкә файдалы дигән фикергә килгән.

Ветераннар Балык күлендә булды. Алар Бөек Ватан сугышында башларын салган Акбаш авылы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янына килде. Акбаш авылы тарихы белән кунакларны китапханәче Гөлнар Камаева таныштырды. Ветераннарда төрле түгәрәкләр хәрәкәте дә зур кызыксыну уятты – кул эшләреннән ясалган күргәзмә, “Ямь һәм тәм” түгәрәге әгъзалары пешергән тәмле ризыклар, аеруча тузганактан кайнаткан бал һәркемдә соклану хисе уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International