Район терлекчеләрен бәйге осталыкка сынады

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

“Кәрәкәшле” җәмгыяте җәйләвендә машина белән саву операторларының һәм ясалма орлыкландыру технологларының чираттагы район бәйгесе узды.

Аларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин сәламләде. Район советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин уңышлы эш көне теләде.

Бәйге көне, гадәттәгечә, теоретик өлештән башланды. Җәйләүнең бер өлешендә савымчылар, икенче өлешендә көтүне үрчетүче технологлар турыдан-туры үз эшләре белән бәйле сорауларга җавап тотты. Машина белән саву операторлары савым аппаратын вакытка сүтеп-җыйган арада, ясалма орлыкландыру пунктына узган осеменаторлар җиһазлар белән эшләү, сперманы орлыкландыру процессына әзерләүне чынбарлыкта күрсәттеп бирергә тиеш булды. Шул арада савымчылар бәйгенең сыер саву өлешенә күчте. Бер сүз белән генә әйткәндә, әлеге чараларның һәрберсе башкаручылардан тирән белем, зур тәҗрибә таләп итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International