Бу көннәрдә район хуҗалыкларында чәчүлекләрне кабул итү бара. Атна башында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, орлыкчылык инспекциясе белгечләреннән торган комиссия “Уңыш”, “Кәрәкәшле”, “Нәбиуллин”, Тукай исемендәге агроколлективларның иген кырларында булды. Алар шытымнарның чәчү нормасын һәм тирәнлеген өйрәнде. Кырлар культурасына бәя бирде. Иң югары балл җыйган хезмәт коллективлары исемен без сезнең белән милли бәйрәмебез – Сабантуйда ишетәчәкбез.