Ютазы районының өч Бөек Ватан сугышында катнашучысы Татарстан Республикасының дәүләт бүләгенә лаек булды

2018 елның 9 июне, шимбә

“Фидакарь хезмәте өчен” медале, башка бүләкләре белән бергә, туксан ике яшьлек акбашлы Мөхәммәтнур Салих улы Каниев күкрәген бизәячәк. Сугыш елларында ул һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләренддә хезмәт итә, ә тыныч вакытта район халкын элемтә белән тәэмин итә. Мөхәммәтнур Салих улы, ялгыз яшәвенә һәм өлкән яшьтә булуына карамастан, әле һаман нык, мөстәкыйль рәвештә үләннәр чаба, татлы алмалар үскән бакчада зур булмаган умарталык тота. Сугыш авырлыкларын кичеп, күп кенә якыннарын югалтса да, ул тормышны яратучы оптимист булып калган.

Әлеге медаль белән тагын бер бүләкләнүче элекке фронтовик Инком Нәҗип улы Абдуллин да туксан икенче яшен ваклый. Хөрмәтле ветеран Бәйрәкә авылында яши. Инком Нәҗип улы Көнбатыш фронтта элемтәче булып фашистларга каршы көрәшә. Сугыштан кайтканнан соң, Бәйрәкә авылында тракторчы, комбайнчы, кочегар булып эшли. Өйләнә, тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстерәләр, хәзерге вакытта тугыз оныкның һәм өч оныкчыкның бабасы һәм карт бабасы.

Бөек Ватан сугышы фронтларында ир-егетләр белән беррәттән дошманга каршы көрәшкән хатын-кызлар да аз булмый. Хәзерге вакытта Ютазы авылында яшәүче Мөхтәрәмә Хәертдин кызы Хәертдинова - шундыйларның берсе. 1943 елдан 1945 елга кадәр ул танкка каршы артиллерия полкында хезмәт итә. Киев шәһәрен азат иткәндә, Мөхтәрәмә апа әсирлеккә эләгә. Туган якларына әйләнеп кайткач, ул үзе кебек элекке фронтовикка тормышка чыга. Бер кыз тәрбияләп үстерә, анысы исә аңа ике онык бүләк итә. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр Мөхтәрәмә апа Элеваторда хисапчы булып эшли.

Ветераннар янына бүләкләр тапшыру өчен муниципалитет җитәкчелеге һәм район ветеранар советы вәкилләре килгәннәр иде. Алар ветераннарның күкрәкләренә медаль тагып һәм чәчәкләр тапшырып кына калмады, җылы әңгәмә дә корды, тормыш шартлары, проблемалары белән кызыксынды, бәхет һәм озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International