Ютазы районы башлыгы Р.М. Нуриевның Сабан туе – 2018 бәйрәме белән тәбрикләве

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле ютазы халкы, сезне ихлас күңелдән милли бәйрәмебез – Сабан туе белән котлыйм.

Үзенең тамырлары белән борынгы чорларга тоташкан һәм шул ук вакытта мәңге яшь Сабан туе татар халкы, бөтен Татарстан Республикасында яшәүчеләр, һәм, әлбәттә инде, районыбыз тормышында иң якты һәм әһәмиятле вакыйгаларның берсе булды һәм шулай булып кала да. Анда, көзгедәге кебек, татар халкының күңел байлыгы, аның милли гореф-гадәтләре һәм йолалары, тарихи, мәдәни һәм рухи кыйммәтләре, башка милләтләр белән дуслыкны ныгыту һәм үзара аңлашып яшәү омтылышы чагыла. Шунысы билгеле, Ютазы районында Сабан туен 1943 елда, Бөек Ватан сугышы чорында да бәйрәм итәргә рөхсәт биргәннәр. Безнең район һәрвакыт авыл халкының хезмәт батырлыгы һәм югары уңыш алуы белән дан тотты. Менә бүген дә авыл хезмәтчәннәре Сабан туен югары дәрәҗәдә оештырылган чәчү кампаниясен тәмамлап каршылый. Безнең район буенча барлыгы 23 мең гектардан артык язгы сабан культуралары чәчелде. Һәм барлык эшләр, тотрыксыз һава торышына карамастан, билгеләнгән агротехник срокларда үткәрелде.

Татар авылларында барлыкка килгән Сабан туе, бүген барысын да берләштерүче интернациональ бәйрәмгә әверелде. Безнең районда төрле милләт кешеләре яши, һәм без барыбыз бергә – бердәм, зур һәм тату гаилә.

Күңелле бәйрәм көнендә туган авыллары һәм бистәбез иминлеге, чәчәк атуы хакына намуслы хезмәт күрсәткән кешеләргә, барлык тормыш эшчәнлеге өлкәләрен – икътисадны, сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын, мәгарифне, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрен, социаль эшне, эшкуарлык эшчәнлеген һәм башка тармакларны үстерүдә үзенең белемен һәм көчен сарыф иткән хезмәтчәннәргә рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез. Сабан туе матур киләчәккә ышаныч, бердәмлегебез символына әверелсен, һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен!

Барлык бәйрәмдә катнашучыларга һәм Сабан туе кунакларына сәламәтлек һәм бәхет телим!

Ютазы районы башлыгы Р.М. Нуриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International