Якшәмбе көнне, 17 июньдә, Какылы Күл авылы янындагы мәйданда район халкы, ел саен язгы кыр эшләре тәмамлангач уздырыла торган Сабан туен бәйрәм итте.
Бәйрәм, кабул ителгәнчә, район, агро һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчелегенең чатырларны карап йөрүләреннән башланды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләде. Чараның рәсми өлеше спорт ярышлары һәм мәдәни программа белән дәвам итте.
Төп сәхнәдә Казан шәһәреннән килгән эстрада артислары Мөнир Рахмаев, Марина Карпова, Әлмәт шәһәренең “Мириданс” халык бию ансамбле, шулай ук районыбыз солистлары һәм иҗади коллективлары чыгыш ясады. Кече сәхнәдә үз талантларын үзешчән артистлар күрсәтте. Районда яшәүчеләр һәм кунаклар зур теләк белән күңелле милли уеннарда катнашты.
Атлардан башка нинди Сабан туе инде ул! Тасмалар һәм яулыклар белән бизәлгән тройкалар мәйдан әйләнде, ә уйнаклап торган чабышкылар ярыш юлына басты.
Быелгы Сабан туеның да, һәрвакыттагыча, иң мавыктыргыч алышлары милли көрәш мәйданында дәвам итте.