Бәйрәкә авылында – сабан бәйрәме

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Шимбә иртәсендә Бәйрәкә авылы халкы милли бәйрәмебез Сабан туен билгеләп узды.

Сабан бәйрәме белән авыл эшчәннәрен, кунакларны Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина сәламләде. “АгроМир” җәмгыятенең күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев хезмәт коллективы башкарган эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Мәйданга узган хезмәт уңганнарын алтын бөртегенә тиңләп, изге теләкләрен белдерде. Сабантуй бәйрәмендә 79 авыл хезмәтчәне акчалата премия белән билгеләнде. Аларны бәйрәм белән котларга Казан артистлары – популяр баянчы Ринат Вәлиев, Татарстанның атказанган җырчысы Бәширә Насыйрова һәм аларның иҗатташ дуслары килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International