“Китап укырга беседкага чык!”

2018 елның 19 июне, сишәмбе

19 июньдә, китап укуны һәм китапны популярлаштыру максатында, Гаилә паркында үзәк китапханә тарафыннан “Китап укырга беседкага чык” дип аталган “Уку залы” ачык күк астында оештырылды. Буш вакытны файдалы уздырырга мөмкин булган җәйге мәйданчыкта журналлар һәм энциклопедик әдәбият тәкъдим ителде. Беседкада барлык теләүчеләр була алды, укучылар китаплар күргәзмәсендәге төсле рәсемле басмалар белән генә танышып калмады, яңа балалар журналларын да актарды, үзләренең яраткан китаплары турында сөйләп, әңгәмә корды.

Балалар зур теләк белән “Иң акыллы” интеллектуаль уенында, “Әкиятләр илендә” әдәби уенында катнашты, кызык сорауларга җавап бирде. Иң активлар кызыксындыргыч бүләкләргә лаек булды.

Ачык күк астындагы “Уку залы”на килгән яшь китап сөючеләр күңелле эмоцияләр һәм тәэсирләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International