Конкурска бөтен республикадан барлыгы 10 меңнән артык эш тәкъдим ителгән. “Без хәвефсез юллар өчен” номинациясендә Бәйрәкә мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Әдилә Латыйпова призга лаек булган. Ул диплом һәм кыйммәтле бүләк белән билгеләнгән. Күңел ачу комплексы дирекциясе Әдиләгә һәм аның гаиләсенә аква-паркка билетлар тапшырган.