Тукай исемендәге җәмгыятьтә без килгән көнне Марсель Йосыпов киң алымлы “МагДон” комбайнында өченче участоктагы печәнне чабуны дәвам итә иде.
“Үлән быел сыеграк - җылы җитмәде”, - дип әйтеп куйды механизатор.
Хуҗалыкта терлек азыгы культуралары 1400 гектардан артык мәйдан били. Шуның 600 гектарында күпьеллык үләннәр урнашкан.
- Теземнәргә салынган азыкны җыеп алуны да озакка сузмаячакбыз – максат яхшы сыйфатлы терлек азыгы туплау, чөнки безнең алда һәр шартлы терлеккә 35 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы тора, -дип хәбәр итте җәмгыять директоры Рамил Газизуллин.
Сабантуйлар узып китү белән беренчеләрдән булып печәнгә төшкән хуҗалыклар арасында “Уңыш”, “Кәрәкәшле”, “Нәбиуллин” агроформированиеләре дә бар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин терлек азыгы хәзерләүдә һәр кояшлы көнне югары җитештерүчәнлек белән файдалануны алшарт итеп куйды.