Бәйрәкә авылының уракчы кызлары

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

“АгроМир” җәмгыяте быел көзге бодайның бер мәйданын тәҗрибә кырына әверелдерергә карар иткән.

Бункерларда саташып кына калган арыш бөртекләре белән “чүпләнгән” бодай арасында бүген арыш үсемлекләрен дә очратырга була. Тиздән өлгереп җитәчәк арыш башакларының берсеннән генә дә никадәр бөртек коелачагын күз алдына китереп, хуҗалык җитәкчелеге әлеге кырга каникулга чыккан балаларны эшкә җәлеп иткән – кулларына кайчы тотып, арыш башакларын кисеп йөрүче балаларны Сирин Галиев шаяртып уракчы кызлар дип атады да. Сүз уңаеннан, балигълык яшенә җитмәгән балалар көн озынына дүрт сәгать кенә эшли һәм үзләренә йөкләнгән вазифаның никадәр җитди булуын яхшы аңлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International