20 нче июньдә Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина катнашында торак-коммуналь хуҗалык сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды. Түбәндәге сораулар каралды:
- күп фатирлы йортлар һәм шәхси сектордан 2018 елның маена торак-коммуналь уңайлыклар өчен түләүләр җыелу дәрәҗәсен 100 процент күләмендә тәэмин итү мөһимлеге;
- җәйге чорда балалар йорт яны мәйданчыкларын тәртиптә тоту (чүптән арындыру, үләннәрне чабу, балалар конструкцияләрен ремонтлау) буенча контрольне тәэмин итәргә;
-административ комиссия эшен көчәйтергә.