“Сөембикә”леләр өчен камилләшүнең чиге юк

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Балалар иҗаты үзәгенең “Сөембикә” иҗат коллективы 8 июньнән алып 12 июньгә кадәр Сочи шәһәрендә узган “Россия балалары” Халыкара бәйге-фестивалендә ике тапкыр икенче дәрәҗә лауреаты булды.

Чараны “Россия балалары” иҗтимагый фестиваль хәрәкәте оештырды. Атаклы сәхнә осталарыннан торган жюри яшь талантларны бәяләргә бик җитди якын килде. Безнең кызлар башкарган “Татар кызлары матур” биюе жюри әгъзаларында гына түгел, тамашачыларда да зур тәэсир калдырды һәм ул “Фестивальнең иң үзенчәлекле биюе” исеменә лаек булды.

Бәйге көннәре тулы кыйммәтле режимда узды – репетицияләрне чыгышлар, бәйгеләр алмаштырды. Шулай да Кара диңгез ярларында ял итүдән, зур сәхнәдә үзеңне күрсәтүдән, яңа дуслар табудан алган әйтеп бетергесез хисләр безнең яшь йолдызчыкларыбызны әле озак көннәр дәвамында җылытып торачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International