Торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир участоклары хокук ияләре (милекчеләр, җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары, арендаторлар), коммерцияле булмаган бакчачылык (садоводческие, огороднические) берләшмәләре хуҗалары үзләренең территорияләрен даими рәвештә чүптән арындырырга һәм үләннәрне чабарга тиеш.
Әлеге бурыч Россия Федерациясе Xөкүмәтенең “Янгынга каршы режим турында”гы 390 санлы Карары таләбе белән ныгытылган. Территорияләрне тәртипкә китерү чикләре кадастр һәм межалау планнары белән билгеләнә.
Әлеге таләпләрне бозган өчен гражданнар РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.4 маддәсе буенча җавапка тартыла. Ул гражданнарга ике мең сумнан алып өч мең сумга кадәр күләмдә штраф салуны күздә тота. Аерым янгынга каршы режим шартларында кылынган шул ук гамәлләр инде дүрт мең сумга кадәр штраф салынуга сәбәп булып тора.