Мәгъдәнур Нигмәтҗан улы Йосыповка - дәүләт бүләге

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләү дәвам итә.

Кичә әлеге күкрәк билгесен Кече Урыссу авылында гомер итүче сугыш ветераны Мәгъдәнур Нигмәтҗан улы Йосыпов кабул итте. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Монголия җирендә 24 гвардия миномет дивизиясенең укчылар полкында хезмәт итә. Гомер бакый Тукай исемендәге хуҗалыкта электрчы, эретеп ябыштыручы һәм башка төрле вазифаларны башкарган Мәгъдәнур ага илгә, халкына кирәкле эш үтәве белән бүген дә горурланып яши. Татарстан Республикасы Хөкүмәте бүләген аңа район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зилә Айтыкина, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Гөлсинә Әхмәтҗанова тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International