Мансур Хөснулла улы Исмәгыйлевка - “Фидакарь хезмәт өчен” медале

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераннарына дәүләт бүләген район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова тапшырды. 

Күкрәген күп санлы орден һәм медальләр бизәүче карт фронтовик Татарстан Республикасы Хөкүмәте бүләген кабул иткәндә бик дулкынланды. Литва җирен фашист илбасарларыннан азат иткәндә каты яралану нәтиҗәсендә инвалидка әйләнеп туган якларына әйләнеп кайткан Мансур ага физик кимчелекләренә карап тормый, ул халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куя. Гаилә кора, тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстерә. Унтугыз онык һәм оныкчыгы булган булган ветеран бүген аларның кадер-хөрмәтен тоеп яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International