22 июнь – Кайгы һәм хәтер көне

2018 елның 22 июне, җомга

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда Кайгы һәм хәтер көненә багышланган чара узды. Чарада Кәрәкәшле мәктәбе каршында оештырылган “Кояшкай” лагеренда ял итүче балалар катнашты. Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары һәм аларның батырлыклары турында сөйләделәр. Музей хезмәткәре Миләүшә Кәримова Бөек Ватан сугышының тарихы һәм шушы чор экспонатлары белән таныштырды. Чара ахырында сугыш кырында ятып калган каһарманнар истәлегенә шәмнәр кабызылды һәм алар батырлыгы бер минут тынлык белән искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International