Урыссу бистәсенең Мемориаль комплексында Бөек Ватан сугышы башлануга 77 ел тулуга багышланган “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе узды.
Кулларында хәтер шәме янган күп санлы урыссулылар алдында сүз алган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова, еллар агымын туктатып булмаса да, халкыбызның әлеге коточкыч вакыйгаларны онытырга хакы юклыгын искәртте. Мәңгелек ут янына куелган хәтер шәмнәрендә янган утлар 77 ел элек совет кешесе узган утлы һәм сулы юлларны искәртеп янды...