Кадерле Ютазы районы чыгарылыш сыйныф укучылары!

2018 елның 23 июне, шимбә

Сезне мәктәп тәмамлавыгыз белән котлыйм.

Сезнең алда тормышта үз урыныгызны табуыгыз өчен зур мөмкинлекләр ачыла. Бүген сезнең әти-әниләрегез һәм укытучыларыгыз аерым горурлык хисләре кичерә. Алар сезнең һәр адымыгыз һәм җиңүегез өчен куанып, сезгә ышанып, һәрвакыт яныгызда булачак.

Сезнең мәктәптә алынган белемнәрегез һәм тәҗрибәгез ышанычлы һәм нык терәк булсын. Зур биеклекләргә ирешегез, җиңәргә, үз-үзегезгә ышанырга өйрәнегез. Яныгызда булган кешеләрнең кадерен белегез.

Мәктәбегезне, укытучыларыгызны һәрвакыт истә тотыгыз, Ватаныбызның чын патриотлары булыгыз. Кайда гына яшәсәгез дә, истә тотыгыз: без Сезнең туган ягыгызга, Ютазы районына яхшы белгечләр булып әйләнеп кайтуыгызны көтәбез.

Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм шәхси җиңүләр телим. Хыялларыгыз тормышка ашсын!

Район башлыгы Р.М. Нуриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International