Күптән түгел Ютазы районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 73 унберенче сыйныф чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау чылтырады.
2018 елның 23 июнендә район мәдәният йортының тантана көтеп бизәлгән фойесында ТР Ютазы муниципаль районы чыгарылыш укучыларына урта гомуми белем алулары турында аттестатлар тапшыру церемониясе узды.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча буенча урынбасары Светлана Пройдакова чараның хөрмәтле кунагы булды. Светлана Валерьевна 2018 ел чыгарылыш укучыларын тәбрик итте һәм тугыз чыгарылышчыга аерым үрнәктәге аттестат, Россия Федерациясенең “За особые успехи в учении” (“Укуда аерым уңышлары өчен”) медален, Ютазы муниципаль районы башлыгыннан истәлекле көмеш тәңкә, ә медаль алучыларның әти-әниләренә – Ютазы районы башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.
“ТР Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлеге” МКУ начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева чыгарылыш укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән тәбрик итте. Гүзәл Миңнеяровна аларны ирешелгәннәрдә туктап калмаска, һәрвакыт алга барырга чакырды.
Бәйрәмнең тантаналы минутлары шәп иҗат номерлары белән озатылды, аларны мәктәп чыгарылышчылары үзләре хәзерләгән иде.
Бәйрәм чыгарылыш укучыларының үзләре, педагоглар һәм әти-әниләр хәтерендә иң якты һәм дулкынландыргыч вакыйга булып калды.