Район тормыш эшчәнлеге сораулары буенча киңәйтелгән киңәшмә

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары И.М. Мортазин 2018 елда объектлар төзү һәм ремонтлау турында мәгълүмат белән таныштырды.

2018 елда безнең алда торак файдалануга тапшыру буенча җиңел булмаган бурыч тора. План – 10 мең квадрат метр тәшкил итә.

Юл фонды чаралары хисабына 2018 елда алты йорт яны территориясен норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Исемлеккә түбәндәге ишегаллары (дворы) кертелгән:

- Козин урамы, 33 – Сирин урамы, 1йортлар;

- Куйбышев урамы, 3а санлы йорт;

- Чкалов урамы, 30 йорт;

- А. Шамкин урамы, 46-48 йортлар;

- Горький урамы, 1-3 йортлар;

- Урыссу урамы, 72 санлы йорт;

Район торак пунктларын төзекләндерү буенча зур эш планлаштырылган:

-юлларга ЩПС С-800 маркалы ком-вак таш катнашмасы җәю;

-тузган катламнарны тергезү ысулы белән юл ремонтлау.

Урыссу бистәсендә үзара салым акчасы хисабына Островский урамына асфальт җәю һәм зиратны ихаталау планлаштырыла.

Агымдагы елда район үзәге территориясендә урнашкан сәнәгать предприятиеләренә юнәлүче зур йөк транспорты өчен урау юл төзү дәвам итәчәк. Агымдагы елда төп бурыч булып урау автомобиль юлын төзүне тәмамлау тора.

Урыссу-Иске Урыссу региональ юлын яктырту буенча эшләр 52 терәк утыртылып, тәмамланачак (2017 елда 48 терәк урнаштырылган).

Урыссу бистәсе Муса Җәлил урамының яктырту системасын яңарту мәсьәләсе карала. Паркларны һәм скверларны реконструкцияләү программасы кысаларында, Солнечный микрорайонында парк төзү планлаштырыла.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау Программасы кысаларында 16 йортны ремонтлау планлаштырыла. Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча, төп эшләр түбә һәм фасадларны ремонтлау буенча каралган.

2018 елда Газ үткәрү фонды ярдәме нигезендә түбәндәге төрдәге эшләр планлаштырылган:

- Кәрәкәшле, Бәйрәкә һәм Бәйрәкәтамак авыллары суүткәргеч челтәрләрен реконструкцияләү;

- өстәмә рәвештә Солнечный микрорайонында суүткәргеч төзүгә проект-смета документациясен эшләү;

- торак пунктларда урам яктыртылышын тергезү.

2018 елда Газпром тарафыннан инвестицион программа хисабына Солнечный микрорайонын газлаштыруга һәм Димтамак авылындагы Матросов-Ленин урамнарындагы газүткәргечнең үткәрү сәләтен арттыруга проект-смета документациясе төзү планлаштырылган. Шулай ук Урал торак пунктында “Фельдшер-акушерлык пункты булган күп функцияле төзелеш объекты”н төзүне проектлаштыру алып барыла. Кәрәкәшле авылында авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлау планлаштырылган.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан программага кертелгән:

2018 елда Иске Урыссу авылында ФАП төзү һәм Үзәк район хастаханәсен капиталь ремонтлау (поликлиника һәм хатын-кызлар консультациясе).

Авыл торак пунктларына ярдәм кысаларында Иске Урыссу авыл җирлеге Советы бинасына капиталь ремонт алып барыла.

Бәйрәкә балалар бакчасына капиталь ремонт үткәреләчәк. 

Э.Й. Зарипова атналык чаралар планы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International