«Тоннель» рейды үткәрелде

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

2018 елның 23 июнендә 6 сәгатьтән 7 сәгать 30 минутка кадәр Азнакай-Ютазы-М-5 автоюлының 36 нчы чакрымында “Тоннель” рейды үткәрелде.

Рейдның максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуны кисәтү. Аерым игътибар маршрут, вахта һәм заказ буенча йөртүне башкарган автобусларга юнәлтелде. Барлык узып баручы транспорт чараларын йөртүчеләр тикшерелде. 78 автомашина туктатылды, 11 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланды.

Тикшерү барышында 7 яшькә кадәрге балаларны аларны беркеткеч җайланмалардан башка йөрткән 2 автомобильче ачыкланды, ике йөртүче куркынычсызлык каешларын эләктермәгән иде. Ике автомобиль йөртүченең үзләре белән машина йөртүче таныклыгы булмавы ачыкланды. Ике автомобильнең номерларын укып булмый иде (пычрак), бу фотовидеофиксация камераларына мондый машиналарны тануны кыенлаштыра. Мәҗбүри ОСАГО полисыннан башка юл хәрәкәтендә катнашкан өч транспорт чарасы ачыкланды. Хөрмәтле транспорт йөртүчеләр, юл-транспорт вакыйгасына эләккән очракта, нәкъ менә ОСАГО полисы булу сезгә үз бюджетыгызны шактый экономияләргә, нервларыгызны һәм вакытыгызны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Рейдта Ютазы районы эчке эшләр министрлыгы бүлегенең биш хезмәткәре (өч ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре, полиция участковые һәм уголовный розыск бүлеге оперуполномоченные) катнашты.

Әгәр дә сез транспорт йөртүченең транспортны исерек хәлдә яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш йөртүен күрсәгез, сез әлеге мәгълүматны Ютазы районы эчке эшләр министрлыгы бүлегенең дежур частенә 2-66-02, яки 02 телефоны аша хәбәр итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International