Ютазы районында – бизнес-десант

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Бүген Ютазы, Баулы, Бөгелмә районнары эшмәкәрләре республиканың Икътисад министрлыгы линиясе буенча килгән бизнес-десантта катнашты.

Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды белгечләре кече һәм урта бизнес ияләренә бүгенге көндә гамәлдә булган һәм агымдагы елның икенче ярты еллыгында үз көченә керәчәк программалар һәм проектлар турында сөйләде. Очрашу җанлы диалог формасында барды – шәхси эшмәкәрләрдә сораулар шактый булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International