Ютазы районы Башлыгының Яшьләр көне белән котлавы

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Кадерле райондашлар, дуслар!

Сезне Яшьләр көне – яшьлек, оптимистлык, якты өметләр бәйрәме белән тәбрик итәм!

Яшьлек еллары – иҗади көчләр резервы бетмәс-төкәнмәс, иң катлаулы бурычлар да үти алырлык булган, мәхәббәт һәм дуслык дөньяны якты буяулар белән бизәгән гүзәл чор ул.

Безнең районда яхшы укырга, хезмәттә үзләрен расларга, үзләренең үсешләре өстендә даими эшләргә омтылган энергияле, талантлы егетләр һәм кызлар күп булуы күңелне шатландыра. Нәкъ менә сезгә, безнең яшь гражданнарга, кадерле дуслар, Урыссу бистәсен, Ютазы районын, Татарстан Республикасын һәм Россияне камилләштерергә туры киләчәк. Ышанам, бу җаваплы бурычны сез намус белән үтәрсез. Һәрберегез дә тормышта үз урынын тапсын. Сезгә ихлас күңелдән уңышлар, куелган максатларыгызга ирешүегезне һәм бәхет телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International