Ютазы районы җәмәгатьчеләре – җәмәгать тәртибе яклы

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Бүген район советының кече утырышлар залында иҗтимагый оешма вәкилләре, активистлар район башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашты.

Ике якны да көндәлек эшләр, киләчәккә планнар кызыксындырды. Шуңа күрә очрашу конструктив әңгәмә формасында узды. Көннең беренче өлешендә моннан алдагы очрашулар вакытында күтәрелгән сораулар чишелеше турында мәгълүмат тыңланды. Чараны дәвам итеп, Рөстәм Нуриев кыскача гына район яшәеше турында сөйләп узды. Җәмәгатьчеләр биргән сорауларга җавап бирде, кайберләрен каләм очына алды. Ә сораулар исә бистә урамнарында кайбер киоскларның гомуми күренешне бозып торуы, кайбер кафеларга бирелгән исемнәрнең берничек тә безнең традицияләргә туры килмәве, хастаханәдә күз табибы булмавы, ташландык бакчалар язмышы белән бәйле иде.

Болай да дустанә мохиттә узган очрашу тагын да күңелле миссия белән тәмамланды. Иртәгә район башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең туган көнен билгеләп уза. Виктор Новиков хәләл җефете, җирле шагыйрә Валентина Михайловна шигырь юлларына салган теләкләрне укып җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International