Урыссулы Александр Гордеевич Богданов «Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Чираттагы республика хөкүмәте бүләге туксан яшьлек Александр Гордеевич Богдановка тапшырылды.

Әлеге күңелле миссияне район Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова башкарды. Бүләкне кабул иткән ветеран күз яшьләрен тыеп кала алмады һәм күрсәтелгән игътибар өчен чиксез рәхмәтен белдерде. Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Богданов сугыштан соң Урыссу бистәсендә төпләнгән һәм күп еллар энергетика системасында хезмәт куйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International