“Электросоединитель”нең яшь активистлары рәхмәт хатлары белән билгеләнде

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Чара Яшьләр көне кысаларында оештырылган иде, моның белән яшь хезмәтчәннәрне предприятие директоры Рәшит Нәбиуллин тәбрикләде.

“Электросоединитель” заводы яшьләре бөтен хезмәт коллективының өчтән бер өлешен диярлек тәшкил итә һәм алар завод тормышында гына түгел, район чараларында да актив катнаша. Яшьләр комитеты рәисе Анастасия Михайлова җыелучыларны узган һәм агымдагы елда үткәрелгән чаралар һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Район мәдәният йорты директоры Рөстәм Абдурахманов һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Артур Хисмәтуллин район чаралары активистларына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International