2018 ел –волонтер елы буларак билгеләп үтелә

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Шул уңайдан мәктәп яны ял лагеренә йөрүче укучылыр , мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Чиста ярлар» акциясе оештырдылар .

Кече Урыссуы авылының кыл уртасында челтерәп агучы чишмә суын буап ясалган , авылның ахыргы өлешендә ялтырап яткан буа ярларын чүп - чарлардан чистарту эшендә укучылар бик теләп катнашты.

Мәктәп группасы белән буа янына якынлашкач, «Коткарыгыз, ярдәм итегез!», -дигән тавыш ишетеп , шул тирәгә ашыктык. Ярдәм сорап кычкыручы- бөек шагыйребез Г.Тукай әкияте герое Су Анасы булып чыкты. (Бу рольне сәнгать җитәкчесе Зәния апа бик оста башкарды). Ул буа суына ергытылган ятьмәгә уралып, ычкына алмыйча интегеп ята икән.Укучылар Су Анасын коллыктан азат иткәч, ул табигатьне пычратмаска, чүп-чар ташламаска , пыяла ватып , яр буена ыргытмаска дип балаларны тәртип сакларга өндәде.Әкият героеның файдалы өндәмәсеннән соң , яр буенда җәйрәп яткан чүпләрне , укучылар бик тиз арада җыеп та алдылар.Шушы урында барлык авылдашларга , райондашларга каты басым ясап, мөрәҗәгать итәсе килә : Дуслар, яр буенда ял иткәннән соң, зинһар ,чүп- чарыгызны, тәмәке капларыгызны үз артыгыздан чистартып китә торган булыгыз әле. Сезнең арттан калган шакшыны җыештырып йөрүе бердә күңелле эш түгел! Барыбызга да чиста- матур кирәк ,ә ул чисталыкны саклау , дөресрәге пычратып йөрмәү сезнең вөҗданыгыздан тора.

Күмәк эштән соң, чиста яр буенда ял итүе аеруча күңелле булды, кызыклы табышмакларга җавап табып , Су Анасының күчтәнәче баллы лимонад эчү, кечкенә сюрпризлар балаларның ял сәгатен җанландырды.Табигать –Ана безнең бу изге гамәлебездән разый булып калгандыр дип уйлыйм.

 

И.Валеева,Кече Урыссуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International