Эссе һава торышында физик активлыкны киметергә һәм су (сыекча) күбрәк эчәргә кирәк.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, республикада берничә көн элек эссе һава торышы урнашу белән бәйле, эсседә үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен исебезгә төшерә.
Эсседә, барыннан да элек, физик активлыкны киметү һәм көннең якты вакытында сыекча куллануны арттыру зарур. Суны өлкән яшьтәгеләргә аеруча күп кулланырга кирәк. Шул ук вакытта алкоголь, куәтле спиртлы эчемлекләр кулланмау киңәш ителә.
Эссе һава торышын авыр кичерүчеләргә, кояшның аеруча актив чагы булганда, 12 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр, бина эчендә калу зарур. Кием сайлаганда, җиңел һәм табигый җептән тегелгән тукымадан булган әйберләргә өстенлек бирергә, баш киемнәрен дә онытмаска, гәүдәне кысып торган гардероб предметларын кулланмаска кирәк, дип ассызыклый сәламәтлек саклау министрлыгы.
Ведомство, рационга майлы һәм ашказанына авыр ризыкларны кертмәскә, баллы ашамлык куллануны киметергә куша. Меню нигезе булып кайнар булмаган җиңел ашлар, яшелчә һәм җимеш калырга тиеш.
Аеруча эссе булган сәгатьләрне су объектлары янында уздырырга мөмкин. Бу җәһәттән балаларга һәр ярты сәгать саен өлкәннәр күзәтүе астында суга кереп “суынып алырга” рөхсәт итәргә була.
Балигълык яшенә җитмәгән балаларны турыдан-туры кояш нурлары астында калдырырга ярамый. Кояшта “загар алу” өчен кызынуны 15-20 минут белән чикләргә кирәк, күбрәк вакытны күләгәле урыннанрда уздыру мөһим.
Дарулар кабул итүче авыруларга үз табибларыннан консультация алу киңәш ителә. Эссе һава торышында диуретиклар, антихолинергетиклар һәм нейролептиклар куллану аеруча куркыныч.