2 нче июльдә район тормыш эшчәнлегенең төп сораулары буенча киңәйтелгән утырыш узды.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Артур Хисмәтуллин 2018 елның беренче ярты еллыгына физкультура-спорт эше турында мәгълүмат белән таныштырды.
2018 ел безнең район спортчылары өчен уңышлы башланды. Спортчылар күп тапкыр бөтенроссия һәм республика ярышлары призерлары булды.
Район җыелма командасы 18 рәсми республика һәм 25 бөтенроссия ярышында катнашты, 89 призлы урын яулады.
Җиңел атлетика. ТР Беренчелегендә безнең спортчылар гомуми команда зачетында лидерлар унлыгына кертелде, өч алтын, җиде көмеш һәм биш бронза медаль яулады. Ел саен Урыссуда үткәрелгән традицион “Регион-Поставка” призларына бөтенроссия турнирында безнең команда гомуми зачетта бишенче урынны яулады.
Бокс. Боксчылар нәтиҗәләре белән куандыруларын дәвам итә. 2018 елның беренче ярты еллыгында рәсми ярышларда безнең боксчылар маясында 8 алтын, 4 көмеш һәм бер бронза медаль бар. Егор Томкин беренче тапкыр Татарстан Республикасы җыелма командасы составына кертелде, анда Россия беренчелегендә Республика намусын яклады. Традицион бөтенроссия “ЮМР башлыгы кубогына” турнирында безнең район ышанычлы рәвештә беренче урынны яулады.
Грек-рим көрәше. КөрәшчеләрТР беренчелегенең дүрт рәсми ярышында катнашты, бер – алтын, ике көмеш һәм дүрт бронза медаль яулады. Әмма Алинур Хәмитовның грек-рим көрәше буенча спорт мастерына кандидат исемен алуы төп күңелле вакыйга булды.
Билбау көрәше осталары да калышмый. Спортчылар дүрт рәсми ярышта катнашты. Дүрт алтын, алты көмеш һәм бер бронза медаль яулады.
Йөзүчеләр дә уңышлы старт алды. ТР беренчелегендә безнең команда беренче тапкыр лидерлар унлыгына кертелде. Ә сигез тәрбияләнүче беренче өлкәннәр разрядын яулады.
Безнең район картингчылары ТР беренчелеге трассаларын буйсындыруын дәвам итә. ТР көньяк-көнчыгышы нәтиҗәләре буенча, безнең спортчылар җиңүчеләр булды. Ел саен ЮМР башлыгы кубогына картинг буенча
традицион бөтенроссия турниры үткәрелә. Быел безнең спортчылар әлеге кубокка лаек булды.
Самбо безнең районның яшь, әмма инде популяр спорт төрләреннән берсе. Хәлил Фәрхетдинов җитәкчелегендә самбочылар ТР беренчелегендә һәм бөтенроссия ярышларында лаеклы чыгыш ясый. ТР беренчелегендә 5 көмеш һәм 2 бронза медаль яуладылар. Спорт мастеры Тимур Галләмов призларына традицион турнирда безнең команда икенче урынга лаек булды.
Чаңгыда узышу. Тренер Таһир Гыйздетдинов җитәкчелегендә безнең команда ТР беренчелегендә 28 команда арасында өченче урынны яулады. Әмир Әхмәтҗановка спорт мастерына кандидат исеме бирелү әһәмиятле җиңүләрнең берсе булды.
Футбол. Район җыелма командасы ТР беренчелегендә катнаша һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә. 2007-2008 елда туган балалар зональ этапта икенчеләр булды.
Ел саен май аенда пенсионерларның җыелма командасы “Третий возраст” республика спартакиадасында катнаша.
Ютазы муниципаль районы республикада беренчеләрдән булып “Яшел фитнес” бөтенроссия хәрәкәтендә старт алды.
Аннары “Теплосервис” МУП директоры Равил Гарипов һәм “Уруссу-Водоканал” директоры Гаяз Шафигуллин 2017-2018 ел җылыту сезоны нәтиҗәләре һәм 2018-2019 елның көзге-кышкы чорына әзерлек буенча бурычлар турында сөйләде. Предприятие тарафыннан 2017 елда производство программасына ярашлы котельныйларны модернизацияләү һәм реконструкцияләү эшләре башкарылган.
2017-2018 еллар җылыту сезонына әзерлек расланган эшләр планы буенча алып барылган, казаннарны ремонтлау, аларга ревизия уздырылган, бик арматурасы һәм автоматика алыштырылган, КИПиА җайланмаларына дәүләт тикшерүе, төтен торбалары һәм вентиляцион каналларга техник хезмәт күрсәтелгән һәм ремонт үткәрелгән, котельный биналары ремонтланган һәм башка эшләр башкарылган.
Хезмәтне саклау буенча укыту үткәрелгән:
-инженер-техник хезмәткәрләрне, җылылык-энергетика җайланмалары өчен җаваплыларны;
-инженер-техник хезмәткәрләрне, газ куллану һәм газ бүлү системаларын эксплуатацияләү өчен җаваплыларны.
Кадрлар буенча юрист-инспектор һәм директор, 44 санлы Федераль законга ярашлы, уку узган һәм транспорт йөртүчеләр яңадан әзерләнгән.
2017-2018 еллардагы җылыту сезонында кулланучыларны җылылык энергиясе белән тәэмин итү тоткарлыксыз булган, котельный-җылыту хуҗалыгы аварияләрсез эшләгән, температура графигына ярашлы һәм тышкы һава температурасына бәйле рәвештә, температура режимы сакланган. Хезмәткә түләү буенча персонал белән исәп-хисап һәм барлык дәрәҗәдәге салымнарны түләү вакытында башкарылган.