Безнең илдә ел саен Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үткәрелә. Бу искиткеч көндә бөтен Россия буенча гаиләне ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрне ныгытуга юнәлтелгән чаралар уздырыла. Ютазы муниципаль районында әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар циклы оештырылачак. Барлык чаралар да “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан эшләнгән “Нык гаилә” партия проекты планы белән узачак.
Аларның аеруча әһәмиятлеләре түбәндәгеләр:
-Район мәдәният йортында 2018 елның 7 июлендә, 13 сәгатьтә узачак “Икәүләп яши белү” чарасы (оештыручылар – район мәдәният йорты, ЗАГС);
- “Мәхәббәт белән җылытылган гаилә һәрвакыт ышанычлы һәм нык” – район мәдәният йортының “Очрашу урыны” дип аталган арткы мәйданчыгында уздырылачак конкурс программасы, 2018 елның 5 июлендә, 17 сәгать 30 минутта үткәреләчәк (оештыручылар – “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе, Үзәк китапханә, Үзәк балалар китапханәсе);
- Район мәдәният йортында 2018 елның 9 июлендә, 13 сәгатьтә үткәреләчәк “Акчәчәк исле бәйрәм” (“Праздник с запахом Ромашки”) гаилә ялы кичәсе (оештыручы – “Россия пенсионерлары берлеге” җирле бүлекчәсе).
Гаилә дөньясына рәхим итегез!