Бәйрәкәле Наҗия Мотыйгулла кызы Әюповага – 90 яшь

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Азнакай районының Карамалы авылында туган Наҗия Мотыйгулла кызы Әюпованың Бәйрәкә авылына килен булып төшкәненә дә алтмыш елдан артык гомер узган.

Яшьли ятим калган кызга бик иртә олыгаерга туры килә. Гаиләсен туендыру хакына буыннары да ныгымаган үсмер авыр эшләргә алына. 1954 елда Наҗия кияүгә чыга, ире белән илле елдан артык яши, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Шактый еллар җирле колхозда сыер сава.  Сәламәтлеге какшау сәбәпле, Бәйрәкә хастаханәсенә санитарка булып эшләп, лаеклы ялга чыга.

Бүгенге көндә дә мөстәкыйль тормыш белән яшәүче 25 онык һәм оныкчыкның әбисе Наҗия Мотыйгулла кызы Әюпованы олуг юбилле белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина тәбрик итте. Чал чәчле хезмәт ветераны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан да адреслы котлау кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International