Ренат Тимерҗанов Ютазы районы эшмәкәрләре белән очрашу уздырды

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Ютазы районы кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең ТР буенча баш федераль инспекторы белән очрашуы конструктив үтте.

2018 елның 5 июлендә ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов белән берлектә Ютазы муниципаль районы эшмәкәрләре берләшмәсе белән очрашу уздырды. Очрашуда шулай ук ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Чулпан Госсамова һәм Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. Очрашуда сүз эшмәкәрләргә ярдәм итәргә тиеш булган органнар һәм структуралар турында барды, кече һәм урта бизнес өчен төрле темаларга әһәмиятле сораулар күтәрелде: шәхси медицина бизнесының мәҗбүри медицина иминиятләве системасында катнашырга квоталары булмау, җирнең артык югары кадастр бәясе, ресторан бизнесында алкогольгә лицензия рәсмиләштерүдә катлаулылыклар, авыл туризмын үстерү буенча үзәк булдыру тәкъдиме.

Фикер алышу процессында эшмәкәрләр федераль салым хезмәте вәкилләрен салым органнарына мөрәҗәгать иткәндә булышуларын үтенделәр.

Очрак белән файдаланып, һәр катнашучы власть вәкилләре белән әңгәмәдә актив позиция алды. Очрашу спикерлары тарафыннан барлык эшмәкәрләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, кагыйдәнамәләр, закон нормативлары аңлатылды.

Михаил Туюров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International