Ата-бабалар туган ягы үзенә тарта

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Кайчандыр аларның әби-бабалары гомер кичергән татар халкының борынгы татар нәселе үзләренең тугын якларында булып киттеләр.

Бәйрәкә авылы безнең районда иң борынгы авыл санала. Нәкъ менә шунда авылдашларының, һәм, гомумән, төбәкнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән Гобәйдуллинарның генеалогик агачы тамыр җибәрә.

Ибраһим, Гобәйдулла, Габделгали, Мокъсин, Мәсгуть Гобәйдуллиннар үз чорының укымышлы кешеләре саналганнар һәм мәдрәсә, рус теле укытыла торган сыйныфлар, һөнәрчеләр мәктәбе, кызлар мәктәбе, мәчет ачып алга карап эш йөрткәннәр.

Мәсгуть “Прогрессист мөселман җәмәгатьчелеге” оештырган. Ул дин һәм мәгърифәт эше белән генә чикләнеп калмаган. Ул “Россиядә урак өчен машиналар халыкара компаниясенең” америкадагы вәкиле буларак җирле халык арасында урак, чабу, чәчү, буразналау машиналарын сатуны җайга сала.

Авыоның хәзерге мәктәп урнашкан урынында Ибраһим Гобәйдуллин ике катлы “Сәмикъ” мәчете төзи. Ул авылның нәкъ үзәгендә төзелә. Шул ук елларны бөтен Идел буе һәм Уралдан килгән шәкертләрне укыту өчен мәдәрәсә дә төзелә башлый. Ул елларда Ибраһим-хәзрәтнең улы Гобәйдулла мулла булып китә. Аның исеме белән “Гобәйдия” мәдрәсә-комплексы аталачак. XX йөз башында мәдрәсәдә 500 якын шәкерт белем алган.

Гобәйдуллинар династиясе гаиләсе илебезгә данлыклы һәм бик тә талантлы композитор Софья Гобәйдуллинаны бүләк итә.

Шушы көннәрдә Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев әлеге хөрмәтле династиянең вәкилләре белән очрашты. Алар арасында чит илдән килгәннәре дә бар иде. Кунаклар Россиядә, һәм бигрәк тә, безнең районда күргән хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Ютазылылар адресына күп кенә җылы сүзләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International