Атналык киңәйтелгән утырыш

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

16 июльдә район тормыш эшчәнлегенең төп сораулары буенча киңәйтелгән утырыш узды.

Баулы, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов 2018 елның язгы чакырылыш кампаниясе нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.

2018 елның 19 апрелендә Ютазы муниципаль районында “Призывник көне “ дип аталган социаль-патриотик акция үткәрелде, анда гаскәрләргә юнәләчәк призывниклар хөрмәтләнде.

2018 елның апреле-июлендә чакырылу комиссияләренә 288 кеше чакырылган, шулардан Ютазы районы буенча – 107 кеше.

Район буенча гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру заданиесе үтәлгән. Хәрби хезмәткә чакырылып, гаскәрләргә 47 призывник озатылган, шулардан Ютазы районы буенча – 22 призывник.

РФ Саклану министрлыгы тарафыннан контракт нигезендә хәрбиләрнең рядовой һәм сержант составы белән тулыландыру буенча эш алып барыла.

Хәрби комиссариат өчен ТР Хәрби комиссариаты тарафыннан билгеләнгән контракт буенча хәрби хезмәткә кандидатларны сайлап алу һәм җибәрү буенча задание (ТРның Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары) 20 кеше тәшкил иткән, Баулы районы буенча – 11 кеше, Ютазы районы буенча – 9 кеше. Бүгенге көндә контракт буенча хәрби хезмәткә барлыгы 11 кеше җибәрелгән, Баулы районы буенча – 6 кеше, Ютазы районы буенча – 5 кеше.

Алга таба торак сәясәте бүлеге начальнигы Литфия Мөхәммәтҗанова гражданнарның 2017 елда һәм 2018 елның беренче ярты еллыгында торак шартларын яхшырту буенча вазгыять турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International